Җиңүгә аз гына калды

​​​​​​​Изге Авраамий чиркәвенең яшьләр командасы Алексеевск бистәсендә узган традицион волейбол турнирында чыгыш ясады.

Матчлар башланыр алдыннан яшьләрне Чистай епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе иерей Василий Имуков сәламләде. Ул егет-кызларга турнирда катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, бүгенге чара – аралашу, яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек икәнен билгеләп үтте.

Киеренке көрәштә безнең җыелма команда икенче урынны алды. Турнир тәмамланганнан соң һәр спортчыга истәлеккә бүләк тапшырылды.

Фото: http://alekseyevsk.ru

    Хотите больше?

    Получите полный доступ к новостям и аналитике бесплатно и без рекламы.

    Анализ статьи

    ×
    Люди
    Действующие лица
    Имуков Василий